Бүген мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Ураза гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк бәйрәм чаралары башланды.
Тукталып торганнан соң тәүге тапкыр Татарстанның төп бәйрәм тантанасы яңартылган Мәрҗани мәчетендә узды. Бу уңайдан ТР Милли музее мәчет халкына кыйммәтле бүләк ясады: гает башланыр алдыннан Мөфти Камил хәзрәткә фондның иң кыйммәтле ядкаре - Мәрҗанинең чын вәгазь таягы тапшырылды. Уникаль экспонат вакытлыча, Мөфти аны кулында тотып гает вәгазен укысын өчен тапшырылды һәм музейга кире кайтарылды.
Гает сәг. 6.30-дә Коръән-хафиз Сәидкамал Сөенов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте. Ул “Фатиха”, “Әл-Хиҗр”, “Әр-рахмәән”, “Ән-Нәбә” сүрәләрен укыды.
Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен Иске татар бистәсе үзәгендә урнашкан тарихи Мәрҗани мәчетенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, күпләгән дин эшлеклеләре, аксакаллар һәм башкала кунаклары бар иде. Мәчеттә урын калмаган мөселманнар өчен ишегалдына намазлыклар җәелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төрле елларда бу мәчеттә татар зыялылары намаз укыган.
Вәгазьне башлар алдыннан Камил хәзрәт ил Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Гает уңаеннан тәбрикләү сүзләрен укып узды.
Хәзрәтнең вәгазе исә көн кадагындагы, көнүзәк сораулар уңында, мөселман кешесенә хас булырга тиешле мөһим сыйфатка – батырлыкка багышланды. Мөфти Рамазан ае өммәтебез өчен күп тарихи вакыйгалар белән истәлекле булын искәртте: "Рамазан аена мөселманнарның иң бөек көрәшләре һәм җиңүләре туры килгән. Пәйгамбәребез ﷺ һәм аның сәхабәләре Рамазан аенда сугыш кырларында бик күп батырлыклар күрсәткән! Без уразалы дип тормаган, ә динебез өчен арысланнар, пәһлевәннар кебек көрәшкән! Мәсәлән, Рамазан аеның 17нче көнендә Бәдер сугышы була, биш елдан соң Рамазан аеның 20 көнендә Мәккә яулап алына. Бу ике вакыйга ислам өчен зур әһәмияткә ия, һәм икесендә дә мөселманнар җиңүче була". Ул шулай ук батырлар татар халкында да - бабаларыбыз һәм замандашларыбыз арасында булганын искә ала. Беренче чиратта алар - Бөек Ватан сугышы геройлары һәм махсус хәрби операция сугышчылары: "Җәлилчеләр дисеңме, Габдрахман Рәсүлевның атаклы фәтвасы дисеңме, Газинур Гафиятуллинның каһарманлыгы булсынмы, Гази Заһитовның рейхстагны штурмлавы булсынмы... Каһарманнар бүген дә бар: алар - махсус хәрби операциядә. Һәм мөселманнар анда Туган илгә тугрылыкны гомерләрен аямыйча исбатлый. Бу – безнең Ватан, монда безнең ата-бабаларыбыз яшәгән, монда безнең балалар үсә, монда без динебезне саклыйбыз, дип көрәшә. Шәригать ирләр алдында 4 төрле бурыч куя: динне, үз милкен, гаиләне һәм Ватанны яклау. Россиянең мөселман сугышчылары бүген Донбасста шушы максатлар белән хезмәт итә". Мөфти 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны сыклаучылар елы, ә Диния Нәзарәтендә Каһарманнар елы игълан ителгәнен, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелгәнен искәртте.
Үзенең вәгазендә Камил хәзрәт сөекле Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләренең батырлыклары турында, көрәшнең Сөннәт гамәл икәне хакында, Бәдер һәм Өхед сугышлары мисалында асыл каһарманлык турында сөйләде һәм нәсихәтләрен бирде. Чын батырлар һәрвакыт Аллаһка таянган, Аңа тәвәккәл кылган һәм шул сәбәпле дошманнарыннан көчлерәк булган: "Татар телендә смелый яки решительный сүзен тәвәккәл дип тәрҗемә итәләр. Юкка түгел: кеше Аллаһка таянганда кыю була. Татарның канына сеңгән ул – һәр эшне бисмилләһтән башлау. Аллаһның ризалыгы өчен эшләнсә, һәр эшебездә бәрәкәт булыр иде".
Ахырдан Мөфти Ураза гаете хөрмәтенә барлык кардәшләрне дә күркәм бер ният кылырга чакырды: “Иртәгә – яңа атна башлана. Дүшәмбе ураза тоту – сөннәт гамәл. Яңа атна башыннан яңа, ихлас тормыш башларга чакырам сезне”.
Вәгазь тәмам булганнан соң, иртәнге сәг. 7.30-да мөселманнар Камил хәзрәткә ияреп бәйрәм намазын укыды, соңыннан Мәрҗани мәчетендә ай дәвамында тәравих намазларын үткәргән мөхтәрәм шәйх Мәэмүн Рави Кәлам шәриф аятьләре укыды һәм мәчетнең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров дога кылды. Аннары мөселманнар бәйрәм коймагы белән авыз итү өчен өйләренә, гаиләләренә, туган-тумачаларын, якыннарын бәйрәм белән котларга ашыкты.
Бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгалә барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидәят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп кылсын.
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Мөфти - гает вәгазендә: «Шәригать ирләр алдында 4 төрле бурыч куя: динне, үз милкен, гаиләне һәм Ватанны яклау»
30 март 2025 ел 11:09

Соңгы яңалыклар

Казанда яшь кызлар һәм егетләр өчен Диния нәзарәтенең «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курслары башлана
01 апрель 2025 ел 13:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
2:56
Кояш чыга
5:11
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
16:13
Ахшам намазы
18:24
Ястү намазы
20:13