Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны тәмамланды. Әлеге акция Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Рамазан аеның беренче көненнән үк игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә «Зәкят» хәйрия фонды аның кысаларында 2288 кешегә ярдәм күрсәтте.
Марафонның иң төп нәтиҗәләреннән берсе авыру сабыйларны һәм өлкәннәрне дәвалау өчен акча җыю белән бәйле. Аерым алганда, акция 49 балага тернәкләнү һәм дәвалау курсларын узарга мөмкинлек бирде. Бу балаларда – церебраль паралич, җитлекми туу белән бәйле катлаулы диагнозлар (перинатальная патология ЦНС и ретинопатия недоношенных); миопия, астигматизм. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле 31 өлкән кешегә дәвалану һәм тернәкләнү курслары узу өчен акчалата ярдәм күрсәтелде.
Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә калган 20 өлкән кеше, бурычларын түләү һәм көнкүреш шартларын яхшырту өчен, финанс ярдәме алды.
Шулай итеп, марафон нәтиҗәләре буенча «Зәкят» фондыннан адреслы җыемнар, шулай ук фитр сәдәкасы һәм фидия хисабына барлыгы 100 кеше 8 млн 838 мең сумлык матди ярдәм алды. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен «Зәкят» хәйрия фонды әлеге төр сәдакаларны электрон рәвештә үзәкләштереп җыюны оештырды. Нәтиҗәдә 1 892 737,46 сум фитр сәдакасы һәм 816 544,63 сум күләмендә фидия җыелды һәм 100 мохтаҗның 37 сенә җибәрелде.
Хәйрия марафонының тагын бер юнәлеше Татарстанның аз керемле гаиләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү белән бәйле иде. Ай дәвамында «Зәкят» хәйрия фонды 600 дән артык кешене: Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм башка мохтаҗларны 5,6 тонна азык-төлек белән тәэмин итте. Бер җыелманың авырлыгы 9 килограммнан артып китте.
Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды үз акчаларына һәм иганә хисабына 375 мохтаҗ һәм авыру кешеләр өчен 8 хәйрия ифтары уздырды.
Рамазанда башка хәйрия акцияләре дә оештырылды: “Егет” барбершопында күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 13 баланың чәчләре матурлап алынды, шулай ук «Зәкят» хәйрия фонды Казанда Рамазан уңаеннан бер көнгә 30 нчы автобуста хәйрия маршруты оештырды: анда 1200 гә якын кеше утырып йөрде. Әлеге маршрут юкка сайлап алынмады: аның пассажирлары арасында фондтан даими ярдәм алучылар байтак.
Диния нәзарәте бу акциядә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә һәм эшлекле партнерларына рәхмәт белдерә. Рамазан аенда кылынган барлык изге гамәлләрегезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен!