Түбән Кама мөхтәсибәте Донбасска барып игелекле эштә катнашты

08 апрель 2025 ел 15:19
Түбән Кама мөхтәсибәте Донбасска барып игелекле эштә катнашты

Түбән Кама мөхтәсибәте Донбасста хәрбиләр һәм балалар өчен игелекле эштә катнашты. Алексей Кокурин җитәкчелегендәге “Путешествие в прошлое” агентлыгы оештырган акция кысаларында хәрбиләргә электр генераторлары, окоплар өчен пленка, шәхси посылкалар, маскировка челтәрләре һәм башка кирәкле материаллар тапшырылды, ә балалар Татарстан волонтерларыннан урта гасырлар тематикасы, гарәп каллиграфиясе, аквасәнгать һәм башка иҗат төрләре буенча мастер-классларда катнашу мөмкинлеге алды.

Астролябия буенча мастер-классны Түбән Кама мөхтәсибәте матбугат сәркатибе Фәнис Кадыйров үткәрде. Урта гасыр киемендә ул балаларга вакытны исәпләү буенча борынгы әсбап – астролябия турында сөйләде.

Шул рәвешчә, өч көн дәвамында Шахтерск шәһәренең Мәдәният сараенда (Донецк Халык Республикасы) балалар иҗади кешеләр белән аралашты, үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыра алды.

Фотосурәтләр: Түбән Кама мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:45
Кояш чыга
4:25
Өйлә намазы
12:00
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100