Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 26нчы көнендә (16нчы декабрьдә), Болгар ислам академиясендә ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә дәгъва кылу өчен докторлык диссертацияләрен яклау бара. Үзләренең фәнни эшләрен Беларусь, Екатеринбург һәм Чечнядан килеп докторантураны тәмамлаучы өч кеше яклый.
Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Болгар ислам академиясен оештыручылар советы сәркатибе һәм әгъзасы, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин фәнни утырышта катнаша. Ул Минскидан килгән Максат хәзрәт Овезовның оппоненты сыйфатында чыгыш ясый. Шулай ук аның оппонентлары арасында – ТР Мөфтие киңәшчесе, шәригать фәннәре докторы, Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, РИИ каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге директоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Мерсиндагы (Төркия) Мәккә ислам фәннәре институты директоры, шәригать фәннәре докторы Абд әл-Алим Мөхәммәд Сәид Хиләл бар.
Докторлык диссертациясенең темасы – “Габд әл-Гаффар әл-Лахориның “Шәрх әл-гакаид әл-хәнәфиййә” хезмәтенә дини-текстологик анализ”. Фәнни җитәкче – шәригать фәннәре докторы, Болгар ислам академиясе мөгаллиме Әнвәр Әхмәд.
Мөфти Камил хәзрәт фәнни хезмәтне җенлектәп өйрәнде, дини тикшеренүләрнең дәрәҗәсен һәм тирәнлеген югары бәяләде. Максат хәзрәт үзенең диссертациясен тәкъдим итеп, утырышта катнашучыларның сорауларына тулы җаваплар бирде. Аның диссертациясе советта катнашучылар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.











