Татарстан Мөфтиенең Раҗәб ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

20 декабрь 2025 ел 08:51
Татарстан Мөфтиенең Раҗәб ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

2025нче ел изге Раҗәб ае белән башланды һәм ул шулай ук изге ай белән төгәлләнә дә. Бүген, 20нче декабрь көнне, кояш баю белән Раҗәб аеның беренче көне керәчәк – ул безгә Рамазан ае якынлашуын искә төшерә. Димәк ки, безгә елның иң бәрәкәтле һәм фазыйләтле вакытына әзерләнә башларга кирәк, һавада Рамазан мохите сизелә башлады!

Раҗәб – Рамазан ае якынлашып килүнең иң беренче хәбәрчесе: безгә ул ураза башланырга төгәл ике ай калганлыгын күрсәтә. Китапларда болай дип язылган:

قال ذو النون المصري - رحمه الله - رجب شهر الزرع، وشعبان شهر السقي، ورمضان شهر الحصاد

Ягъни: “Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбан – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”. Бу шуны аңалата ки: Раҗәб аенда кылган гамәлләребез, җиргә чәчелгән бөртекләр сыман, Рамазан аенда үз җимешләрен бирәчәк. Изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, без үзебезне акрынлап Рамазанга әзерлибез: уразалар тотып, гөнаһлы һәм кирәкмәгән эшләрне калдырып, нәфесне һәм мин-минлекне тыябыз, өстәмә намазлар башкарабыз, көн саен Коръән укуны гадәткә кертәбез... Менә болар барысы да тырышлык орлыклары чәчү була инде, шуның нәтиҗәсендә Рамазан аенда игелекле гамәл-гыйбадәтләрне үтәү безгә җиңел булыр һәм рухи үсеш бирер. Моннан тыш, шуны истә тотарга кирәк: Раҗәб ае – хәрам ай ул, бу айда мөселманнар барлык низаглардан һәм кирәкмәгән гамәлләрдән тыелырга тиешләр.

Киләсе атнада, Раҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичтә (25еннән 26нчы декабрьгә каршы төндә), Рәгаиб кичәсе булачак. Бу кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әти-әнисе никахлашкан. Ә Раҗәб аеның 26сыннан 27сенә каршы кичәдә (2026нчы елның 15нче гыйнварыннан 16сына каршы төндә) – Мигъраҗ кичәсе, ягъни Аллаһ Илчесенең ﷺ күккә ашуы һәм аның Мәккәдән Кодүскә (Иерусалим) могҗизаи төнге сәяхәте белән истәлекле кичә. Моннан тыш, Аллаһ Раббыбыз Исра вә Мигъраҗ төнендә барлык мөселманнарга биш вакыт намаз, Кыямәт көнендә үз өммәте өчен Расүлебезнең ﷺ шәфәгать кылуын һәм “Әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләрен бүләк итә.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Раббыбыз Раҗәб аенда күпләгән әҗер-савапларга ирешү мөмкинлеге бирә. Барлык кардәшләремне дә әлеге фазыйләтле айда изге гамәлләр кылырга, гыйбадәтләрне арттырырга, шулай ук гөнаһлардан ихлас тәүбә-истигъфар кылырга чакырам. Әлеге һәм башка айларда иң хәерле рәвештә гамәл-гыйбадәт кылу өчен Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт, мидәт, иман байлыгы һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде. Раббыбыз изгелекләребезне кабуллардан кылып, аның әҗерләрен арттырсын, бу дөнья һәм ахирәт газапларыннан Үзе сакласын! Әмин.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы