Мөфти һәм Татарстан Рәисе Әлмәттә Р.Фәхретдин ис. ислам мәдрәсәсенең яңартылган бинасында булды

22 декабрь 2025 ел 11:29
Мөфти һәм Татарстан Рәисе Әлмәттә Р.Фәхретдин ис. ислам мәдрәсәсенең яңартылган бинасында булды

Бүген, Раҗәб аеның 2нче көнендә (22нче декабрьдә), Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Р.Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсенең яңартылган бинасында булды. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның көнчыгыш төбәге казые һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин һ.б. катнашты.

Моңарчы нефть чыгару компанияләренең берсенә караган бина тулысынча реконструкцияләнгән.

Объектта төзелеш-монтаж эшләре, апрель аенда башланып, 31нче октябрьдә төгәлләнде. Яңа мәдрәсә Әлмәтнең Мәрҗани урамындагы архитектура ансамбленең гармонияле өлешенә әверелгән.

Бина – барлык белем бирү стандартларына җавап бирә торган һәм барлык кирәкле җайланмалар, шул исәптән торак блогы белән җиһазландырылган уңайлы, заманча киңлек, ул 48 шәкерткә исәпләнгән.

Әлмәт мәдрәсәсе – Россиядә үз өлкәсендә алдынгы уку йортларының берсе. Бүген биредә 550гә якын кеше укый, шул исәптән көндезге бүлектәге 150 студент һәм хатын-кызлар бүлегендәге 94 студент кыз. Укучыларның географиясе Идел буен гына түгел, Үзәк Россия, Урал һәм Себерне дә колачлый.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар бинаны, шул исәптән торак блокларны карады. Татарстан Рәисе үткәрелгән реконструкцияне, шәкертләрнең уку һәм яшәү шартларын уңай бәяләде.

Ул уку сыйныфларында, компьютер сыйныфында, спортзалда, медицина кабинетында булды.

Рөстәм Миңнеханов шәкертләр белән аралашты, аерым алганда, аларның татар телен белүе белән кызыксынды. Мәдрәсә вәкиле хәбәр иткәнчә, укучыларның 80%ы татар телен белә, калганнары – бигрәк тә илебезнең башка төбәкләреннән укырга килүчеләр – тел белемен арттыра. Р.Фәхретдин ис. мәдрәсә укучылары шулай ук гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнә.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары һәм фотолары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы