Бүген, Раҗәб аеның 25 нче көнендә (14 гыйнварда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Анатольевич Романцов белән очрашты. Мөфти Камил хәзрәт Сергей Анатольевичка дин тотучыларга даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм аэропортның гамәлдәге терминалларында намаз уку өчен уңайлы шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
Сергей Анатольевич, үз чиратында, “Казан” Халыкара аэропортының яңа, өченче терминалын төзү проекты турында җентекләп сөйләде. Ул мөфтигә булачак бинаның концепциясен, структурасын һәм урынын тәкъдим итте, намаз уку бүлмәләренә аерым игътибар бирде. Шулай ук пассажирлар агымының фаразланган күрсәткечләренә һәм яңа терминал мәйданына тукталды.
Җитәкчеләр яңа терминалда намаз уку бүлмәләрен оештыру турында фикер алыштылар. Сергей Анатольевич Мөфтидән шәригать сораулары буенча тулы җаваплар һәм аңлатмалар, шулай ук кыйммәтле үгет-нәсыйхәтләр алды. Мөфти, республиканың төп конфессияләре өчен гыйбадәт бүлмәләре булдыруның мөһимлеген исәпкә алып, башлангычны тулысынча хуплады, киңәшләр бирде һәм бу юнәлештә хезмәттәшлекне дәвам итәргә вәгъдә итте.










