Урыссуда «Татар-мөселман кызы 2026» Республика бәйгесе уза

27 гыйнвар 2026 ел 15:28
Урыссуда «Татар-мөселман кызы 2026» Республика бәйгесе уза

Шәгъбан аеның 12 нче көнендә (31 гыйнварда) Ютазы районының Урыссу бистәсендә Татарстан Диния нәзарәте мәгариф оешмаларында белем алучылар арасында «Татар-мөселман кызы 2026» Республика конкурсы уза. Чараны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән Ютазы районы мөхтәсибәте һәм Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе оештыра.

Конкурсның максаты – татар-мөселман гореф-гадәтләрен популярлаштыру һәм саклап калу; гаилә, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне ныгыту; бүгенге көндә дин, гаилә һәм һөнәри эшчәнлекне бергә алып барган татар хатын-кызларын хөрмәтләү.

Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасы мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортларыннан шәкертләр командалары (4 әр кеше) чакырыла.

«Татар-мөселман кызы 2026» Республика конкурсы берничә этапта уза:

 - үзең белән таныштыру: мавыгуларың һәм белем алуың турында сөйләү;

- татар телендә диктант язу;

- ислам фәннәре буенча викторина;

- татар телендә нәшид башкару;

- татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча конкурс;

- аш-суга осталык бәйгеләре.  

Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы