Шәгъбан аеның 20 нче көнендә (8 февраль) Балык Бистәсендә хәзрәтләр “Гыйлем мәҗлесләре”ндә халык белән очраша. Чираттагы очрашуда, Балык Бистәсе халкы гына түгел, Лаеш, Питрәч, Мамадыш, Алексеевск һәм Чистай районнарыннан да мөселманнар да катнашыр дип көтелә.
Очрашу Татарстан Диния нәзарәтенең дәгвәт бүлеге тарафыннан оештырыла һәм Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәнең Мәдәният йортында уза.
Мөфтият вәкилләре очрашуда мөселманнарга мөбарәк Рамазан ае, Кадер кичәсе фазыйләтләре, шулай ук ураза тоту, гыйбадәт кылу, Изге Коръәнне өйрәнү һәм укуның мөһимлеге турында сөйләячәк. Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, Саба районы мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Алмаз хәзрәт Галимҗанов, Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты урынбасары Салих хәзрәт Патеев, Мөфтиятнең дәгвәт бүлеге башлыгы Ленар хәзрәт Хамматов, шулай ук мәшһүр вәгазьче Мөхәммәдрәсүл Гимбатов халыктан килгән сорауларга җавап бирәчәк. Аларны, башлыча, гаилә мөнәсәбәтләре, балалар тәрбияләү, дини вазифаларны үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра.
“Гыйлем мәҗлесләре”нә рәхим итегез! Очрашу Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәдә Ленин урамы, 83г йорт адресы буенча урнашкан Мәдәният йортында иртәнге сәгать тугызда (09:00) башлана.






