Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Җиддәдә Россия-Согуд Гарәбстаны дипломатик мөнәсәбәтләре урнашуга 100 ел тулуга багышланган “түгәрәк өстәл”дә катнашты. Чара “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме линиясе буенча узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме кысаларында уздырыла торган мондый чаралар ике ил мәнфәгатьләрендә мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен гамәли адымнар билгеләү өчен яхшы мөмкинлек.
“Без Татарстанда сезнең ил тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнәбез һәм иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерергә омтылабыз. Хәләл индустрия – безнең хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләренең берсе. Халыкара хәләл индустрия үзәге статусына ия Татарстан Согуд Гарәбстанына сертификацияләнгән продукция – ит эшләнмәләреннән алып косметика һәм фармацевтикага кадәр экспортлый”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга Татарстанның ислам банкингы проектларын гамәлгә ашыру буенча Россиянең сынау төбәкләренең берсе булуын искәртте.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча




