"Мунчәли укулары"нда сүз тәрбия хакында барды

05 август 2014 ел 13:12
"Мунчәли укулары"нда сүз тәрбия хакында барды

1 августта  Чүпрәле районының Мунчәли авылында өченче мәртәбә “Мунчәли укулары” оештырылды. Быел әлеге чара балаларны дини гореф-гадәтләр белән тәрбияләүгә багышланды. Укуларда баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Тәтеш районы мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан  мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, тарих фәннәре докторы Наил Таиров һәм башка кунаклар катнашты.

Нияз хәзрәт чарага җыелучыларга, оештыручыларга мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен, рәхмәтләрен җиткерде. Хәзрәт күпгасырлык мирасыбызны барлауда, динебез кыйммәтләрен халыкка таратуда мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт исә авылларда дини гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау хакында вәгазь сөйләде. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана