1-15 август көннәрендә Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан беренче мәртәбә Мөселман онлайн-фестивале оештырыла.
Фестивальдә 30га якын дин белгече катнашыр, ә сөйләшүләрне 30 меңгә якын кеше тыңлар дип көтелә. Сөйләшүләр бары тик интернетта алып барыла. Аларны тыңлау өчен online-islam.ru сайтына теркәлергә кирәк.
Мөселман онлайн-фестиваленә багышланган матбугат очрашуы ТР МДНдә 30 июльдә, сәгать 10.00дә уздырыла.
Фестиваль спикерлары буларак катнашалар:
- Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөфтие;
- Әлбир хәзрәт Крганов – Мәскәү мөфтие;
- Әхмәд Тәмим – Украина мөфтие;
- Али Воронович – Белоруссия мөфтие;
- Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов – Коми Республикасы мөфтие;
- Таһир хәзрәт Саматов – Ханты-Мансы округы мөфтие;
- Гацалов Хаҗи-Морат – Төньяк Осетия мөфтие;
- Мәхер Зәйен – танылган мөселман җырчысы;
- Сает Фуда - дин галиме;
- Исмәгыйль Бүльбүль - Әл-Әзһәр университетының Палестин бүлеге ректоры
- Доктор Тәүфыйк Рамазан Буты - Дамаск университеты шәригать факультеты деканы;
- Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов – Аделаида имамы (Австралия);
- Максим Шевченко - танылган журналист;
- Әхмәт Макаров- Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗтимагый оешмалар эшләү бүлеге җитәкчесе; ;
- Мәдинә Кәлимуллина- Россия мөфтиләре шурасы икътисад департаменты директоры;
- Али Вячеслав Полосин - Россиядә ачыктан-ачык Исламга күчкән православ дин әһеле;
- Рәфыйк Мөхәмәтшин - Россия ислам университеты ректоры;
- Булат Мөлеков - «Амаль» финанс йорты эксперты;
- Равил хәзрәт Бикбаев - ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы;
- Радик Гафуров - РФ мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты;
- Шәһәвиев Сает-Дамир - ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының динне өйрәнү бүлеге җитәкчесе ;
- Рөстәм Нургалеев - ТР МДН Голәмәләр шурасы рәисе урынбасары;
- Ринат хәзрәт Габбасов - Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге директоры;
- Рөстәм Вәлиуллин - Татарстанның баш казые ярдәмчесе;
- Марат Низамов - «Халәл» комитеты рәисе;
- Баһаутдин Аббасов - танылган спортчы;
- Тигран Әюпов - «Tiger Fight Gym» клубы директоры;
- Фатыйх Сибагатуллин - депутат;
- Фәрит Мифтахов- «Булгар» милли хәйрия фонды директоры һ.б.;