26 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте Россиякүләм мөселман балалар сабантуен уздыра. Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабантуй быел Балтач районы Бөрбаш авылында сигезенче тапкыр үткәрелә. Узган елларда әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән һәм төбәкләрдән җыелган меңләгән балалар катнашты. "Безгә мөселманнар гаиләләре белән Башкортстан, Ульян, Чувашия, Марий Элдан һәм башка төбәкләрдән киләләр. Сабантуйда балалар өчен төрле-төрле уеннар, ярышлар оештыру каралган. Дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. Абсолют батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк", диде Балтач имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Балтачта сигезенче мәртәбә балалар өчен мөселман сабантуе уздырыла
24 июль 2015 ел 11:05
Соңгы яңалыклар
«Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын игълан итәргә тәкъдим итәм»: Нәзарәт Пленумында 2023 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2024 елга бурычлар куелды
21 декабрь 2023 ел 16:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



