Бүген бер төркем дин әһелләре, чордашлары фаҗигале төстә арабыздан киткән, күп еллар дәвамында дини эшчәнлек алып барган Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алдылар. Мөселманнар иртән Вәлиулла хәзрәт имам-хатыйп булып эшләгән, төзекләндергән тарихи “Апанай” мәчете янына җыйналдылар. Аннары танылган татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче һәм нәшриятчы Вәлиулла хәзрәт Якупов җирләнгән “Мәрҗани” мәчетенең Казан мөселман зиратына юл тоттылар.
Мәчет каршына җыелган мөселманнар: имамнар, Вәлиулла хәзрәтнең чордашлары, аның белән даими аралашкан җәмәгать эшлеклеләре, “Иман” нәшрияты вәкилләре, мәхәллә кешеләре үзара хәзрәт хакындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Аның киң кырлы эшчәнлеген барладылар, татар халкына тырышып хезмәт итүен, мөселман өммәтенә бик күп файда китерүен искә төшерделәр. Танылган дин әһеле каберен зыярат кылырга, рухына багышлап догалар укырга ниятләгән мөселманнар өчен “Апанай” мәчете тарафыннан автобуслар әзерләнгән иде. Мөселманнар шул автобусларга утырып зиратка бардылар.
Казан мөселман зиратына хәзрәт рухына догалар кылырга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Президенты аппаратының Дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин һәм башкалар җыелды.
Мөфти Вәлиулла хәзрәтнең белемле дин әһеле булып, башка бик күпләргә гыйлемне китаплары, газетлары аша җиткереп яшәве хакында әйтте. “Вәлиулла хәзрәтне “идеяләр генераторы” дип атыйлар иде, чыннан да ул бик күп дини эшләр башлангычында торган имам. Бу эшләрне – дини китаплар чыгару, нәшрият эшчәнлеген алып бару һәм башкаларны без бүген дә дәвам итәргә омтылабыз. Вәлиулла хәзрәт халкыбызның рухый мирасын, дини мәгарифен, бөек галимнәребезнең мирасын белгән һәм аларны халыкка җиткергән, тәсәүф турындагы китапларны өйрәнгән хәзрәт. Бу хакта аның чордашлары да, аның белән бергә эшләүчеләр дә яхшы хәтерли. Кызганыч, бүгенге көндә хәзрәт исеме белән уйнаучылар, ягъни үзләрен аның “укучылары” дип атаучылар да бар. Ниндидер бер галим, остаз турында сөйләгәндә “Мин аның укучысы”, - диючеләр күп булыр, ә остаз аларны үзенең укучысына санаганмы соң?!” – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнар белән аралашканда.
Шулай ук мөфти җыелган халыкка Вәлиулла хәзрәтнең яңа китабын тәкъдим итте. "Хузур" нәшрият йорты "Иман" нәшрияты белән берлектә танылган дин галиме Вәлиулла хәзрәт Якуповның рус телендә «Ханафитский мазхаб, его значение и актуальность» ("Хәнәфи мәзхәбе, аның мәгънәсе һәм мөһимлеге") дип аталган китабын чыгарды. Мәгълүм булганча, узган ел нәзарәт тарафыннан "Вәлиулла хәзрәт Якупов турында истәлекләр" җыентыгы бастырылган иде. Хәнәфи мәзхәбенең асылы төшендерелгән яңа китап нәзарәт тарафыннан игълан ителгән "Дини гореф-гадәтләрне торгызу" елы кысаларында бастырылды. Әлеге китаплар бүген җыелган мөселманнарга да таратылды.
Чарада катнашкан Мансур хәзрәт, Җәлил хәзрәт күп еллар дәвамында Вәлиулла хәзрәт белән аралашып яшәүләре, бергәләп дини эшчәнлек алып барулары, төрле хәлләрдә очрашулары хакында җылы сүзләр белән искә төшерделәр. Җәлил хәзрәт: “Вәлиулла хәзрәт белән, аның газет чыгара башлаган яшь егет вакытыннан ук таныш. Ул китап белән яшәде. Бар байлыгы да - җыйган китаплары. Мәрҗанине бик зур хөрмәт белән укый иде. Үзе дә аның кебек хәбардар булырга һәм дини хезмәтләрне өйрәнергә омтылды”, - диде.
“Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Вәлиулла хәзрәт арабыздан киткән көнне- 19 июльдә “Апанай”да ифтар үткәреләчәге һәм аның рухына багышлап догалар кылыначагы турында хәбәр итте.
Вәлиулла хәзрәтне искә алып, аның дини эшчәнлеген зурлап сөйләнгән чыгышлардан соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Төркиядән килгән Коръән-хафизлар Коръән укыдылар. Аннары барлык мөселманнар бергә олуг һәм мәшһүр имам, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов рухына багышлап дога кылдылар. Динебезгә һәм милләтебезгә хезмәт иткән Вәлиулла хәзрәтнең рухы шат, урыннары җәннәттә булсын! Аның хезмәтләре, игелекле гамәлләре, иншАллаһ, Татарстан мөселманнары күңелендә күп еллар дәвамында сакланыр.