Түбән Камада мүрхүмнәрне дин кушканча соңгы юлга озату урыны - "Ихсан" ачылды

16 июль 2014 ел 12:49
Түбән Камада мүрхүмнәрне дин кушканча соңгы юлга озату урыны - "Ихсан" ачылды

15 июльдә Түбән Камада "Ихсан" дип аталган мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йоласын башкару үзәге ачылды. Әлеге җеназа кылу урынын ачу чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, ТР Дәүләт  Советы депутаты Разил Вәлиев, Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры  Азат Гайнетдинов, шәһәр хакимияте вәкилләре, кунаклар, мәхәллә халкы катнашты.

Чарада мөфти Камил хәзрәт бу дөньяга вакытлыча гына килүебезне искәртеп, һәр мөселманга җеназа чыгу кирәклеге хакында әйтте. "Бу фани дөнья бик кыска, көннәрнең, айларның, елларның  узганын сизми дә калабыз. Адәм балалары үлемгә дучар булган затлардан.  Коръән Кәримдә әйтелгән: “Һәр җан иясе үлем ачысын татыячак” (Гыймран сүрәсе, 185 нче аять). Барча мөселманнар белә, мәрхүм булу - юкка чыгу түгел. Җан бары фани дөньядан ахирәткә күчә, Аллаһы каршына бара. Һәр мөселман шәригать буенча күмелергә тиеш. Мәрхүмнәрне соңгы юлга динебез кушканча озату мөһим. Шулай итеп, исән мөселманнарга җеназа уку бурычы йөкләнгән. Җирләү мәшәкатьләрен исә үз өстенә җирлектәге имамнар ала. Бүген ачылган җеназа үткәрү урыны шәһәр мөселманнарына туганнарын, якыннарын соңгы юлга Ислам кушканча озатырга булышыр, иншАллаһ. Мәрхүмнәрне шәригать кушканча җирләп, догалар кылып, җеназа намазларын укып рухларын сөендерик. Аллаһы Тәгалә гамәлләребездән разый булса иде", - диде ул. Шулай ук мөфти "Ихсан"ны төзү эшенә өлеш кертүчеләргә рәхмәтен белдерде. 

Чарада катнашкан мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр  игътибарны кыска гына, тиз үтүчән гомеребездә хәерле эшләр кылып калырга кирәклеккә юнәлтте.   

Мәрхүмнәрне соңгы юлга озатырга әзерләү, юу урынында җеназа йоласын башкару өчен барлык шартлар да булдырылган. Имам-мөхтәсиб Йосыф хәзрәт әйтенә караганда, әлеге бинаны булдырганчы, башка чит илләр тәҗрибәсе белән танышканнар. Төркиядәге мәетне юу һәм морг бүлмәләрен караганнар. 

Татарстанда исә мондый төр үзәкләрне булдыру тәҗрибәсе әле кереп кенә бара. Әйтик, Әлмәттә шушындый урын бар. Казанда исә "Тынычлык" мәчете каршында төзелеп килә. "Ихсан" ярты ел эчендә Түбән Каманың Җәмигъ мәчете каршында төзелгән.

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана