"Хәләл" комитеты мөселманнарны "Гаилә" мәчетенә ифтарга җыйды

14 июль 2014 ел 13:03
"Хәләл" комитеты мөселманнарны "Гаилә" мәчетенә  ифтарга җыйды

12 июльдә ТР МДНнең "Хәләл" стандартлар комитеты Казанның "Гаилә" мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырды. Мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары һәм "Гаилә" мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, "Хәләл" комитеты җитәкчесе Марат Низамов һәм башка дин әһелләре катнашты. Җәмгысе 300дән артык мөселман кардәшебез җыелган иде. 

Җәмәгать намазын мөфти Камил хәзрәт үткәрде. Мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев җыелган халыкка динебез кыйммәтләрен аңлатып, рамазан хакында нәсихәтләрен җиткерде. 

Шуны да әйтергә кирәк, ифтар мәҗлесе вакытында "Хәләл" комитеты җитәкчелеге  ифтарларны уздыруда зур ярдәм күрсәткән мөселманнарга рәхмәт җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана