Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Җәмәгатькә җиткерәсе килгән фикеребез журналистлар аша бара, ә ул фикерләрнең төгәл тапшырылуы мөһим”

12 июль 2014 ел 18:17
Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Җәмәгатькә җиткерәсе килгән фикеребез журналистлар аша бара, ә ул фикерләрнең төгәл тапшырылуы мөһим”
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген республиканың ММЧ вәкилләре өчен ифтар уздырды. Дини мәҗлес, традиция буенча, изге Коръән сүрәләре, вәгазьләр укудан башланды. Ахшам намазына исә ММЧ вәкилләренең күпченлеге басты, бу күренеш һәм ураза тотучылар күплеге дин әһелләрен гаять куандырды.
 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның үзенчәлекләрен искәртеп, бу айда укылган сүрәләрнең һәрбер хәрефе аны укучы өчен савабы меңгә тапкырлап исәпләнә, диде. Бүген бәндәләргә диндә яшәү ифрат җиңел: дин тоткан, мәчеткә кергән, ураза тоткан өчен акча түлисе түгел, дин гыйлеме алу мөмкинлекләре бар - кешенең шуңа фәкать теләге булу, бигрәк тә Аллаһы Тәгаләне тану һәм Ул кушканнардан тайпылмау гына кирәк, ә бу кешенең киләчәге өчен әһәмиятле, дип өндәде.
 
Диния нәзарәтенең ММЧ баш мөхәррирләрен, журналистларны җыеп ифтар уздыруы гадәткә кереп китте. Шулай ук Татарстаннан читтә белем эстәүче яшьләребез белән дә ифтар оештырыла, республика ифтарын үткәрүдә эшләгән волонтерлар өчен дә ифтар мәҗлесе уздыру ниятләнә, киләсе елга исә Казанда федераль дәрәҗәдә ифтар үткәрү күздә тотыла, дип мөфти хәзрәтләре планнары белән уртаклашты.
 
ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров та Рамазан аеның игелекләр ае булуына ишарәләп, мөселманнар ятимнәр, мохтаҗлар файдасына уздырыла торган хәйрия чараларына метрополия дә кушыла, чөнки ятимнәр мәсьәләләре – ул уртак проблема, аны бергәләп чишү кирәк, диде. Журналистларның вакыйгаларны, фикерләрне бозмый җиткерүе бик зур әһәмияткә ия, бүген күрше дәүләт мисалында бу аеруча чагыла, гомумән, җәмгыятебездә, тулаем илебездә тынычлык бәрабәренә безгә бергә эшләргә кирәк.
 
Татарстан туфрагында төрле милләт вәкилләренең, дин тарафдарларының аңлашып, үзара тәҗрибә уртаклашып яшәве дә мактауга лаек дип саныйм, диде сүз алган мөфти урынбасары, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. “Тынычлык” мәчете ишегалдында куелган суыткычка теләгән кеше мохтаҗларга ризык китерә, ул гел тулыландырыла тора. Безнең бу яңалыкны православие руханилары да өйрәнеп, инде үзләренә дә шундый уңайлык ясарга теләк белдерде”, - дип сөйләде хәзрәт.
 
Ветеран-журналист, “Мөслимә” газетасы мөхәррире һәм җәмәгать эшлеклесе Әлмирә ханым Әдиятуллина, без бик бәхетле заманда яшибез, дип, хәзерге вакытта илебездә бирелгән дин ирегенең кадерен белергә, форсаттан файдаланырга, кече коллегаларын ислам дине нигезләрен үзләштерергә, гомумән, калебкә реформа ясарга чакырды.
 
Республика күләмендә ифтар уздырткан, дин эшләрен алып баруда һәртөрле ярдәм күрсәткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның нәселенә, шушы ифтарны уздырган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм аның рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинга, аның ярдәмчеләренә Әлмира ханым Әдиятуллина җыелган җәмәгать исеменнән, шулай ук “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры урынбасары Илдар Сәгъдәтшин ММЧ вәкилләре исеменнән, шушы ифтарны махсус уздырган өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә, шәхсән мөфти хәзрәтләренә ихлас рәхмәт әйттеләр.
 
Татарстан башкаласы үзәгендә әле яңа гына ачылган "Хөрмә" -“Хурма” ресторанында (Петербург ур., 49) үткәрелгән бүгенге ифтарда Коръән сүрәләрен Камил хәзрәт үзе дә, аның урынбасарлары да мулдан укыды, вәгазьләр дә үтемле, берәгәйле булды, бергәләп догалар кылынды.
 
Ни өчен ифтарны ММЧ вәкилләре белән махсус үткәрергә булдыгыз, дигәндә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, җәмәгатькә җиткерәсе килгән фикеребез журналистлар аша бара, ә ул фикерләрнең төгәл тапшырылуы мөһим, шуңа күрә, үзара аңлашу өчен фикерләшү кирәк: ифтар – шуңа әйбәт форсат, дип җаваплады.
 
Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана