Мәгариф министрлыгында мөселман уку йортлары өчен әзерләнгән яңа стандартлар хакында сөйләштеләр

09 июль 2014 ел 13:25
Мәгариф министрлыгында мөселман уку йортлары өчен әзерләнгән яңа стандартлар хакында сөйләштеләр

Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында 3 дәрәҗәле урта мөселман һөнәри белем бирү стандартлары хакында сөйләшү булды. Уку-укыту стандартлары ТР МДНнең Уку-укыту методик берлеге тарафыннан әзерләнде. 

Очрашуда мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Россия Ислам институты ректоры, уку-укыту методик берлеге җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров һәм башкалар катнашты. 

Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләшүдә катнашучыларны кыскача берлек эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге берлек дини мәгариф өлкәсен камилләштерү максатыннан оештырылуы хакында әйтте.  

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр министрга мөфти хатын һәм уку-укыту стандартлары проектларын тапшырды. Стандартлар түбәндәге юнәлешләрдә эшләнгән: "Ислам фәннәре һәм тәрбия. Башлангыч әзерлек", "Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле. Төп әзерлек", "Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле. Югары әзерлек". Рөстәм хәзрәт мондый төр стандартлар Россиядә беренче тапкыр эшләнүе һәм гамәлгә кертелүе хакында сөйләп, министрдан стандартларның Мәгариф турындагы законга туры килүенә кагылышлы экспертиза үткәрергә сорады. Министр әлеге экспертизаның озакка сузмый үткәреләчәген әйтте. "Без бергәләп бер юнәлештә, уртак эш башкарабыз", - ддип ассызыклады ул. 

Киңәшмәдә мәдрәсә шәкертләрен кичке мәктәпләрдә укыту хакында да сүз булды. 

Сентябрь аеннан Уку-укыту берлеге мәдрәсәләргә кагылышлы документларны әзерли башлый. 2015 елның языннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мәдрәсәләрне яңа  стандартлар буенча теркәү документларын тапшыру планлаштырыла.   

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана