Әлфәс хәзрәт: “Тәравихләрдә яшьләрнең күп булуы күзгә ташлана”

02 июль 2014 ел 15:08
Әлфәс хәзрәт: “Тәравихләрдә яшьләрнең күп булуы күзгә ташлана”
Чаллы шәһәре мәчетләрендә тәравих намазлары һәм мөселман активы өчен ифтарлар оешкан төстә бара. Тәравих намазларына башлыча урта яшьтәгеләр һәм яшьләр йөри. “Нур-Ихлас” һәм “Ак мәчет”тә намазларны Төркиядән килгән дин әһелләре – Самсун шәһәреннән Коръән-хафиз Гомәр Ой һәм Чанкара шәһәреннән имам-хатыйб Нияз Кая укыта, Алар ифтарларда башка мәчетләрдә дә була. Беренче ифтарлар “Ак мәчет”, “Туфан” мәчетләрендә узды. “Нур-Ихлас”, “Тәүбә”, “Ихлас” мәчетләрендә алар һәр көнне оештырыла. Алга таба шәһәрнең мөселман активы өчен узачак зур ифтар мәҗлесенә әзерлек бара. 
 
Болар турында шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәрәт Гайфулла болай ди: “Рамазан ае якынлашканда: “Көннәр озынайды, эсселәнде, ничегерәк булыр?”- дигән фикер һәр кешедә туа. Әмма Аллаһы Тәгалә изге айның беренче көненнән үк көннәрне салкынайтып куйды. Шуңа күрә көн озынлыгы 20 сәгатьтән артып китсә дә, быел да Рамазан ае бик җиңел, көч-куәт белән башланды. Тәравих намазлары укыла. Аларда яшьләрнең, укучыларның күп булуы күзгә ташлана. Олы яшьтәгеләр күп килә алмаса да, яшьләр шушы 20 рәкәгать намазны бик теләп укыйлар. Беренче көннәрдән үк мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре бара. Алар “Ак мәчет”тә, “Туфан”да 100 дән артык кеше катнашында узды. Һәм бүгенге көндә башка мәчетләрдә дә дәвам итә. “Ихлас”, “Тәүбә”, “Нур-Ихлас” мәчетләрендә алар көн саен оештырыла, “ГЭС” мәчетендә - көн аралаш. Ифтар мәҗлесләре йортларда, шәһәребезнең хәләл кафеларында, рестораннарында да уза, дип хәбәр итәләр Чаллы мөхтәсибәтеннән. Шәһәр мөселманнары өчен ифтар әзерләнә. Ул ел саен 200 кеше катнашында үтә. Быелгы мәҗлесебездә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәһәребез мэры Вәсил Гаяз улы да катнашыр дип көтәбез. Соңгы елларда ифтар мәҗлесләре үткәрүчеләр күзгә күренеп артты. Шулай ук инде фитыр садакаларын да китерә башладылар. Алдагы көннәрдә дә Аллаһы Тәгалә Үзенең ярдәмнәрен биреп, шушы Рамазан ае уразасын кимчелексез тотып бетерергә һәм ут газабынан котылырга барчабызга насыйп әйләсә иде”.
 
 Рәсемнәрдә: Мәчеттә авыз ачу мәҗлесе; Төркия кунаклары Гомәр Ой (сулда) һәм Нияз Кая “Туфан” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт белән; “Чишмә” мәчетендә тәрәвих намазы.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана