"Намаз вакытлары" программасының рус телле варианты эшләнде

30 июнь 2014 ел 11:11
"Намаз вакытлары" программасының рус телле варианты эшләнде

Татарстан Республикасының Диния назәрәтенең "Хузур" нәшрият йорты белгечләре тарафыннан мобиль җайланмалар өчен "Намаз вакытлары"ның русча варианты эшләнде.  

Татарстан өчен генә төзелгән “Намаз вакытлары” исемле бу программа Android һәм Ios өчен яраклаштырылган. Аны Интернет челтәрендә үз телефоныңа күчерергә мөмкин. Программада намазның нәрсә икәне аңлатылган, гыйбадәт кылу вакытлары күрсәтелгән, компасы да бар. Рамазан аена багышланган матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Республика шәһәр-районнарында кояш төрле вакытта чыгып, төрле вакытта батканлыктан, намазга керү вакытлары да аерыла. Аерма хәтта 20 минутка кадәр җитә. Шунлыктан бу программаның әһәмияте зур. Анда көненә биш тапкыр укыла торган намаз вакытын якынлашуны белдерткән рингтонглар да бар”, - дип, журналистларны әлеге программа белән якынрак таныштырган иде.

Хәзер программаның Россиянең 50дән артык шәһәренә яраклы рус теллесе эшли башлады. Программаларны төбәндәге сылтамаларга кереп күчереп алырга мөмкин.

Скачать для Android

Скачать для IOS

"Намаз вакытлары" (татар телендә) 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана