8 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте II Республика ифтарын оештыра. Ифтар «Казань-Арена» стадионында үткәрелә. Анда 3 меңгә якын мөселман кардәшебеә җыелыр дип көтелә. Күпбалалы гаиләләр, инвалидлар, күзләре күрмәүчеләр һәм башкалар чакырылган.
Мөхтәрәм мөселманнар!
Рамазан - мәрхәмәтле гамәлләр ае. Республикакүләм ифтарны үткәрүдә, оештыруда ярдәм итәргә теләүчеләрдән 8903-388-80-89 телефонына шалтыратуларын сорыйбыз.