Мөфти Ратушада Казан мэры уздырган киңәшмәдә катнашты

11 июнь 2014 ел 15:42
Мөфти Ратушада Казан мэры уздырган киңәшмәдә катнашты

Бүген Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин башкаланың дин әһелләре катнашында киңәшмә уздырды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов катнашты. 

Очрашуда сүз Казандагы дини вәзгыять хакында барды. Хакимият вәкилләре шәһәрдә соңгы вакытларда дини вәзгыятьнең уңай якка үсешен билгеләп уздылар. 

Мөфти Казан мэрын шәһәр  имам-хатыйблары белән таныштырды.  Соңыннан Илсур Метшин Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиновка һәм башка имамнарга дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде һәм рухи кыйммәтләрне җиткергән өчен рәхмәтен җиткереп истәлек бүләкләре тапшырды. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана