Тәтеш районының Әтрәч авылында «Шәфкать – Шәриф” бәйрәме кысаларында “Әтрәч укулары III” дип аталган дини бәйрәм уздырылды. Әлеге чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе” җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, галимнәр, язучылар, Тәтеш районы хакимияте вәкилләре, кунаклар, авыл халкы катнашты.
“Шәфкать-Шәриф” бәйрәме Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, татар зыялылары, күренекле галимнәр булышлыгында үткәрелә. Бәйрәмнең җаваплы җитәкчесе, күп еллар укытучы булып эшләгән Мөнир Вәлиев сүзләренә караганда, чараны оештыруга авыл имамы, җирлектәге 12 кешедән торган мөслимәләр оешмасы, имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, район җитәкчелеге зур тырышлык куя, иганә ярдәмен Харис әфәнде Камалеев күрсәткән.
“Әтрәч укулары” чарасын үткәрүнең төп максаты – тарихи хәтеребезне яңартудан һәм мәрхүмнәр рухына җыелып дога кылудан һәм рухи кыйммәтләребезне барлаудан гыйбарәт. Тәтеш районы республикага үзенең тарихи каберлеге белән билгеле җирлек. Әтрәч җирлегендә борынгы, бөек Шонгыт дигән шәһәрнең калдыклары һәм аның калдыкларыннан менә шул каберстан, зират торып калган. Тарихи тикшеренүләрдән күренгәнчә, Олы Әтрәч каберлегендә сакланган ташбилгеләрнең куелу вакытлары XIV гасырның беренче яртысына карыйлар һәм барысы да болгар, гарәп телләрендә язылганнар.
Шуны да әйтергә кирәк, берничә ел элек ТР Дәүләт Советы депутаты, драматург Туфан ага Миңнуллин ярдәме белән “Изгеләр зираты” койма белән әйләндереп алынды. Быелгы бәйрәмдә Тафан аганың кызы Әлфия Миңнуллина катнашты. Авыл халкы Туфан абыйны җылы сүзләр белән искә алды.
“Шәфкать-Шәриф” бәйрәме кысаларында мәрхүмнәр рухына багышлап каберлекләр янында дога кылынды. Шулай ук дин әһелләренең үтемле вәгазьләре яңгырады, мөнәҗәтләр әйтелде. Тарихыбызны өйрәнгән зыялылар чыгышлары да булды.