"Ак мәчет" мәдрәсәсендә 29 мөслимәгә диплом тапшырылды

03 июнь 2014 ел 09:53
"Ак мәчет" мәдрәсәсендә 29 мөслимәгә диплом тапшырылды
2 июньдә Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә яңа чыгарылыш булды. Бу юлы мәдрәсәнең читтән торып һәм кичке бүлекләрен тәмамлаган 29 мөслимәгә дини урта белем алулары хакында дипломнар тапшырылды. Тантана сәбәпчеләрен ошбу шатлыклы 
вакыйга белән мәдрәсә ректоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин котладылар һәм мөслимәләргә мәдрәсәдә өч ел дәвамында алган белемнәрен халыкка җиткерүдә уңышлар теләделәр. Мәдрәсәне тәмамлаучылар, үз чиратында, гыйлем алу өчен барлык мөмкинлекләрне тудырган “Ак мәчет” мәдрәсәсе директорына, мөгаллимәләргә һәм мөгаллимнәргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр, аларга үзләре әзерләгән бүләкләрне бирделәр.
 
Шулай ук мәчет ихтыяҗлары өчен дип җыелган садака да тапшырылды. Мөслимәләрнең чыгышлары бик тә тәэсирле булды. Алар һәр мөгаллимәнең, мөгаллимнең хезмәтләренә аерым-аерым тукталдылар, аларга хас сыйфатларны аерып күрсәттеләр. Үзләрендә дә шундый сыйфатлар булдыру өчен тырышачакларын белдерделәр.
 
Тантана ахырында мәдрәсәне тәмамлаучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды, дип хәбәр итә Чаллы мөхтәсибәте.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана