Казанның "Апанай" мәчетендә 9-22 июнь көннәрендә мәктәп яшендәге малайлар өчен лагерь оештырыла. Ислам һәм әдәп-әхлак нигезләрен өйрәтүче лагерь кысаларында балаларга күңел ачу һәм мәдәни чаралар уздыру да каралган. Иске Татар бистәсе мәчетләренә, тарихи музейларга, зоопаркка бару һәм төрле танылган шәхесләр белән очрашулар көтелә. Шулай ук спорт уеннары да уздырылачак.
Лагерь бушлай һәм балаларга төшке аш оештыру каралган.