Кайбыч мөхтәсибәтендә яңа мәчет төзелә башлады. Колангы тимер юл станциясе бистәсендә иман йорты иганәче Руслан Хафизов, җирле хакимият җитәкчеләре һәм авыл халкы көче белән салына.
19 майда бер төркем мәхәллә халкы мәчет салына торган урынга җыелды. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Аллаһы Тәгаләдән эшләрен уң кылуны һәм мәчетне төзергә ният иткәннәргә ярдәм сорап дога кылды.