18 май көнне Кукмара мәдрәсәсендә 15 нче чыгарылышка багышланган тантаналы мәҗлес үткәрелде. Урта-махсус дини белем бирүче һөнәри уку бүлеген тәмамлаучы 16 шәкерттән тыш, быел башлангыч дини белем алып, һөнәри булмаган бүлекне тагын 71 кеше тәмамлады. Профессиональ кичке бүлекне тәмамлаучылар “Имам-хатыйб” һәм “Ислам дине нигезләре мөгаллиме” белгечлегенә ия булуны раслаучы диплом алсалар, профессиональ булмаган бүлекне тәмамлаучыларга башлангыч дини белем алу турында шаһәдәтнамә тапшырылды. Шаһәдәтнамә алучылар арасында мәктәп яшендәге 20 яшүсмер бала да бар (11 малай һәм 9 кыз). Олыларга килгәндә, быел мәдрәсәне 16 ир-егет һәм 51 хатын-кыз тәмамлады.
Мөгаллимнәр һәм шәкертләрнең чыгышлары килгән кунакларның вәгазьләре белән үрелеп барган тантана өйлә намазыннан соң оештырылган чәй мәҗлесе белән төгәлләнде. Шәкертләр мөгаллимнәргә ихластан олы рәхмәтләрен җиткерделәр, укутучылары исә дин белеменә ия булучы кеше – ул ислам динебезнең көзгесе, башкаларга үрнәк булуын искәртеп, дини Белем иясе исеменә тап төшермичә, алдагы тормышта да гыйлем сукмагыннан тайпылмаска, гамәл-гыйбадәт кылып, һәрдаим Аллаһ ризалыгын алырга тырышып яшәүләрен теләп үгет-нәсыйхәт кылдылар.