Дөньяны бергәләп яхшыртабыз!

20 май 2014 ел 11:42
 Дөньяны бергәләп яхшыртабыз!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәрхәмәтле булырга, изгелек кылырга чакырган социаль роликларны  лучший-мир.рф дип аталган сайтка "Дөньяны бергәләп яхшыртабыз!" шигаре астына туплады. Сайтта барлыгы 40 видеоролик урнаштырылачак, ә аларны телеканналлар һәм интернет массакүләм мәгълүмат чыганакларында тарату Рамазан аенда тормышка ашырылачак. Шуңа игътибар итәргә кирәк, бу сайт нәзарәт ясаган роликлар аша тормышыбыздан алынган изгелек кылу мисаллары белән үзара уртаклашу, алар хакында башкаларга да җиткерү, шул рәвешле бергәләп яхшылык кылуга омтылу булып тора. Теләгән һәркем сайтка кереп кылынган изге гамәлләр хакында язып җибәрә ала. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, әлеге роликлар тирә-юнебездәге кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк, игътибарлырак булырга чакыра, шулай ук туган җирне, гаиләңне яратырга, милли гореф-гадәтләрне сакларга өнди. 

Роликлар  социаль ислам концепциясе темасын - кеше хәленә керү, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек кыйммәтләрен дәгъватлауны колачлый. 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана