Республикакүләм ислам викторинасында 700дән артык бала катнашты

19 май 2014 ел 13:38
Республикакүләм ислам викторинасында 700дән артык бала катнашты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге "Зәкят" хәйрия фонды белән берлектә узган ял көннәрендә Болгарның "Ак мәчет"ендә республика күләмендә ислам викторинасын уздырды. Ислам буенча гыйлемнәрен сынарга Татарстанның 45 мөхтәсибәтеннән 700 дән артык бала җыелган иде. 5-9 сыйныф укучылары ике көн дәвамында ярыштылар. Викторина шимбә көнне малайлар, якшәмбедә кызлар арасында узды. 

Чарада мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, балаларны районнардан оештырып алып килгән район мөхтәсибләре катнашты. Мөхтәрәм дин әһелләре чарага җыелучыларны мөфти исеменнән сәламләделәр һәм балаларга уңышлар теләп, дини гыйлем алырга чакырдылар. Баш казый үзенең чыгышында, бабаларыбызның Ислам дине кабул иткән тарихи җирендә менә шушылай балаларны күпләп җыеп, аларга ислам кыйммәтләрен җиткерүнең яңа бер чарасы барлыкка килүен күркәм бер гамәл буларак билгеләп узды. Шулай ук чарада Спасс районы башлыгы Камил Нугаев та булды.

Ә үз җирлекләрендә балаларга ислам нигезләрен өйрәтүне оештырган мөхтәсибләрнең чарада актив катнашуы һәм балаларны Болгарга җыеп алып килә алулары мактауга лаек. 

Җиңүче балаларга "Зәкят" фонды әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук аларга махсус күңел ачу чаралары һәм күркәм мәҗлес тә оештырылган иде. 

 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/ru/node/13514

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана