Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кама Тамагына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район башлыгы Зөфәр Гәрәфиев белән очрашты.
Очрашу барышында районда дини эшчәнлекне җәелдерү, җирле хакимият белән мәхәлләләр арасында хезмәттәшлек булдыру, район имамнарын "Изге Болгар җыены"на җибәрү һәм Рамазан аен уздыруга әзерлек хакында сөйләшенде.
Очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин катнашты.
Мөфти район җәмигъ мәчетендә булды, мәхәллә эшчәнлеге белән танышты, мәчеткә йөрүчеләр белән аралашты. Моннан тыш имам-мөхтәсиб белән дини эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләште.