Вәгазь сөйли беләсеңме?

13 май 2014 ел 08:59
Вәгазь сөйли беләсеңме?

8 майда Бөгелмә мөхтәсибәтендә "Вәгазь -2014" дип аталган казыят конкурсы уздырылды. Әлеге вәгазь сөйләүне, халыкка ислам кыйммәтләрен җиткерү осталыгын сынаган чарада Урыссу, Лениногорск, Баулы һәм Чирмешән районнарыннан 4 вәгазьче катнашты. Имамнар үзләренең чыгышларында ислам тәрбиясе темасын ачарга кирәк иде. Һәр имам Коръән аятьләре, хәдисләрне, шулай ук татар дин белгечләре сүзләрен мисалга китереп һәм үзләренең сөйләм осталыкларын җигеп сөйләде. Тыңлаучыларга һәм жюрига бигрәк тә Ильяс хәзрәт Зиннәтуллинның вәгазь сөйләве ошады. Аңар беренче урын бирелде, калганнарның барысына да икенче урын аталды.   

Әлеге чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты һәм ул жюри әгъзасы да булды. 

Чара ахырында ветераннар һәм өлкән буын вәкилләрен Җиңү бәйрәме белән котлап мәҗлес оештырылды.

 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана