Буа мәдрәсәсе мөгаллимнәре, кунаклары, мәчеткә йөрүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл батырлары белән очраштылар. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән табын артында барган җылы сөйләшүдә өлкәннәргә рәхмәтләр әйтелде, тынычлык кадере хакында сөйләнелде.
Ветераннар исеменнән Котдус Мөликов сугыш вакыйгаларына бәйле хатирәләрен яңартты. Очрашу мәрхүм ветераннар рухына багышлап дога кылу белән мәмамланды.