Кабан арты мәчетенә йөрүчеләр агачлар утыртуны оештырды

05 май 2014 ел 13:33
Кабан арты мәчетенә йөрүчеләр агачлар утыртуны оештырды

Кабан арты мәчетенә йөрүчеләр май бәйрәмен Дәрвишләр бистәсендәге ятим балалар мәктәп интернаты янына агачлар утыртып үткәрделәр. Гомумән, Кабан арты мәчете мәхәлләсеннән бирегә беренче генә килүләре түгел, алар балаларны төрле чаралар үткәреп, бүләкләр белән дә сөендереп торалар. Мәчеткә йөрүчеләр сүзләренә караганда, балаларның өлкәннәр белән бергә кедр агачларын утыртулары бик оешкан төстә күңелле узган. Мәчет имамы Нурислам хәзрәт Ибраһимов әйткәнчә, сабыйларны куандыру һәм агачлар утырту ул зур саваплы эш булып тора.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана