Дин әһелләре Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында остазлар рухына дога кылдылар. Әлеге чара быел тугызынчы мәртәбә узды. Мәрхүм дин әһелләрен зиярат кылуны Ильяс хәзрәт Җиһаншин "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе шәкертләре белән башлап җибәргән иде. Тора-бара бу гамәлгә чит төбәк дин әһелләре дә кушылды.
Быел зиярат кылуда Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Чувашия диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин катнашты.
Иң баштан дин әһелләре бер ел элек арабыздан киткән Зәкәрия Минвәли кабере янына тукталдылар. Мәдрәсәләр ачуга зур тырышлык куйган һәм беренче мөгаллимнәрдән булган хәзрәт рухына багышлап доганы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Мөфти укучының шәхес буларак үсүендә остазның роле хакында сөйләде. Остазның шәригать белгече булуы мөһим түгел, ул үзенең шәкертен ниндидер бер һөнәргә өйрәтеп тә аңар үз юлын табарга ярдәм итә ала. Шуңа күрә дә дин әһелләре танылган дин белгечләре Мәрҗани, Курсави, бүгенге заманның күренекле мөгаллиме булган Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин кебек имамнарны гына түгел, җәмәгать эшлеклеләре Бакый Урманче, Туфан Миңнуллин кебек мәшхүр затларыбызны да искә алып дога кылдылар.
Мәдрәсә мөгаллимнәре сүзләренә караганда, архив документларын өйрәнү нәтиҗәсендә Яңа Татар бистәсе зиратында 50 танылган дин әһеле күмелүе ачыкланган. Алар җирләнгән урыннар күрсәтелгән карталы брошюра бастырылган. Моннан тыш һәр каберлек янына ай куелган. Остазыңны исән чакта хөрмәт ит, мәрхүм булгач каберен бел, дигән бабаларыбыз, дип хәбәр итә "Татар-информ".