Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган “Дин вә мәгыйшәт” газетасының апрель саны дөнья күрде. Аның бу санында да мөселман кардәшләребезне кызыксындырган күп кенә темалар яктыртылган, мәсьәләләр күтәрелгән.
Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан мөфтие булып сайлануына бер ел тулды. Шул уңайдан үткәрелгән әңгәмәдә мөфти хәзрәт, Диния нәзарәте тарафыннан башкарылган эшләргә туктала, алга куелган максатларны бәян итә.
Аллаһы Тәгалә безне бер-беребезне яратырга өнди һәм болай ди: “Дөреслектә, иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр арасында Аллаһы Тәгалә мәхәббәт вә дуслыкны булдырыр” (“Мәрьям” сүрәсе, 96 нчы аять).
Шулай итеп, мәхәббәтебезнең көчсезлеге иманыбызның көчле булмавыннан, игелекле гамәлләребезнең аз булуыннан килә. Иманыбызны ныгытыр өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? “Мөнбәр” сәхифәсендәге “Дин кардәшеңне ярату” дип аталган язмада әнә шул сорауга җавап эзләнә.
Быелгы яз мөселман-татар дөньясын шаулаткан вакыйгаларга бик бай. Аның беренчесе, һичшиксез, татар халкының сөекле улы Габдулла Тукайның туган көне белән бәйле. “Дин вә мәгыйшәт”тә дә Тукай иҗатын өйрәнүче хәзрәтебез Харис Салихҗанның “Габдулла Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре” дигән күләмле язмасы чыкты. Тагын бер зур вакыйга – татар халкының мирасын кайтару белән бәйле. Күптән түгел “Хузур” нәшрияты Таҗеддин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” әсәрен бастырып, аның презентациясен үткәргән иде. Газетаның бу санында шушы мәшһүр әсәрдән “Шәех Хәбибулла кыйссасы” китерелә.
Мөселманнар арасында төрле бәйге, фестивальләр уздырылып тора. “Дин вә мәгыйшәт” ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүче журналистларның “Каләм” бәйгесен, “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре”, шулай ук Чаллыда уздырылган Коръән уку бәйгеләрен, берьюлы дүрт чараны үз эченә алган “Илаһи моң” фестивален дә яктыртты. Шулай ук Фәрид хәзрәт Сәлмәннең “Ахырзаманда...”, Тимергали хәзрәт Юлдашевның “Асыл максатыңны онытма” дип аталган язмалары, динебезгә кагылышлы кайбер четерекле сорауларга Баш казый ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның җаваплары, “ДУМ РТ ХАДЖ”ның медицина бүлеге белгече Рамил әфәнде Хисамов белән әңгәмә, өммәтебез, мәхәлләләр тормышын яктырткан башка язмаларда да укучыларыбыз үзләренә кирәкле мәгълүматны табарлар, рухи азык алырлар, иншә Аллаһ.
"Дин вә мәгыйшәт" 10 мең данә тираж белән, 16 битлек булып айга бер тапкыр басыла.
Татарстанның һәр почта бүлегендә язылырга мөмкин.
Язылу индексы: 16046.