Чаллының “Туфан” мәхәлләсе оешуга 20 ел тулды

23 апрель 2014 ел 12:11
Чаллының “Туфан” мәхәлләсе оешуга 20 ел тулды
 “Туфан” мәхәлләсе Чаллы шәһәрендә милли-дини күтәрелеш елларында  башта дөньви мәхәллә буларак оештырыла. Чөнки ул елларда, татарлар мәхәллә принцибы буенча яшәргә тиеш, дигән фикер киң таралган иде. Аннары ул дини юнәлеш ала. Мәхәлләне оештыручы, “Туфан” мәчете төзелешен җитәкләүче, бүгенге көндә дә аның имам-хатыйбы - Равил хәзрәт Нуруллин (югары белемле төзүче). Мәчеттә гыйбадәт залыннан тыш уку класслары, ашханә, ит кибете бар. Таштан ясалган ишек алды коймасы үзе бер сәнгать әсәре булып тора. Мәчет калку урында, ерактан игътибарны тарта, үзенчәлекле архитектурасы урынына бик килешле итеп ясалган.
 
 Мәхәлләнең 20 еллыгына багышланган тантанада аның тарихы искә алынды, алга таба планнар белән уртаклашынды. Ошбу чарада шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, шәһәр хакимиятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин һәм башка кунаклар катнаштылар, мәхәллә әгъзаларын шушы истәлекле дата белән котладылар. Өйлә намазыннан соң юбилейга багышлап аш мәҗлесе үткәрелде, дип хәбәр итә Чаллы мөхтәсибәте.
Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана