Яшел Үзән районында 15нче мәртәбә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында Коръән уку бәйгесе уздырылды. Әлеге күркәм чарада кунак буларак мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имамнары, балаларның ата-аналары һәм башкалар катнашты. Конкурска Яшел Үзән районы авылларыннан, шулай ук Йошкар- Ола, Волжск шәһәрләреннән 100гә якын бала җыелган иде, дип хәбәр итәләр Яшел Үзәннән.