Буа районының "Хаҗилар" мәчетендә атнаның һәр җомга көнендә сәгать 19.00 дә вәгазь кичәсе уздырыла. Әлеге кичәдә республиканың танылган хәзрәтләре төрле темаларга вәгазьләр сөйлиләр. Узган җомгада буалыларны "Ярдәм" мәчете имамы Фәнис хәзрәт вәгазьләде. Күзләре күрмәүче хәзрәтне тыңларга 200 кеше җыелган иде. Күпләр гаиләләре белән килде, дип хәбәр итәләр Буа мөхтәсибәтеннән.