Камил хәзрәт Малайзия журналистларына республиканың дини тормышын бәян итте

15 апрель 2014 ел 15:22
Камил хәзрәт Малайзия журналистларына республиканың дини тормышын бәян итте

Бу көннәрдә Малайзия дәүләт телерадиокомпаниясе журналистлары Татарстанда татарларның рухи тормышы хакында документаль фильмнар төшерү белән мәшгуль.  Бүген алар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очраштылар. Камил хәзрәт чит ил журналистларына татарлар арасында ислам таралу, республиканың бүгенге мөселман өммәте, ТР МДН эшчәнлеге хакында сөйләде. 

Татарстан мөселманнары хакында тапшырулар, Малайзия дәүләт телерадиокомпаниясе продюссерлары Мохд Фирәдүс һәм Ризван Мохтар әйтүенә караганда, Рамазан ае дәвамында күрсәтеләчәк.  

Ике атна дәвамында чит ил журналистлары Россия ислам университетында, "Ярдәм" күзләре күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәгендә, "Хузур" нәшрият йортында һәм башка мөселман оешмаларында булдылар. Татарстанда әле алар 19 апрельгә кадәр эшләячәк. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана