"Фәнис" мәдрәсәсендә имамнар өчен укулар башланды

14 апрель 2014 ел 16:45
"Фәнис" мәдрәсәсендә имамнар өчен укулар башланды

Бүген көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте “Фәнис” Уруссу мәдрәсәсендә имам-хатыйблар квалификациясен күтәрү буенча бер атналык курс оештырды. Әлеге курсларны үткәрүнең максаты чит илләрдә Идел буе татарларына хас хәнәфи мәктәбе һәм матуриди гакыйдәсен өйрәнгән, ислам фәннәре нигезләре буенча гыйлемнәре булган имамнарның белемен күтәрүдән гыйбарәт.

Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы һәм башка районнардан җыелган дин әһелләрен көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде. Марат хәзрәт гыйлем тупларга теләге булган барлык мөселманнарны әлеге курсларга йөрергә чакырды. Дәресләрне Әнвәр хәзрәт Хәмидуллин, Әбделхак хәзрәт Яхин кебек остаз мөгаллимнәр алып бара. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана