«Хузур» нәшрият йорты Таҗеддин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабын нәшер итте. Әсәрне басмага әзерләүче (гарәп графикасындагы текстларны укып, басмалар арасындагы аермалыкларны күрсәтеп, гамәлдәге язуга күчерүче, аңлашылмаган сүз-гыйбарәләрне һәм юлларны тәрҗемә итүче, тиешле шәрехләр бирүче) танылган галим Хатыйп Йосыф углы Миңлегулов. Китап 3 мең данә тираж белән дөнья күрде.
Хатыйп ага кереш мәкаләсендә әсәр турында болай ди:
«Таҗеддин Ялчыгол — халкыбыз тарихының, Рәсәй мәмләкәтенең шактый катлаулы һәм каршылыклы чорыңда яшәгән әдип. Милли һәм социаль изү, төрле сугышлар һәм баш күтәрүләр, мөселманнарны эзәрлекләү, көчләп чукындыру һәм урыслаштыру, фәкыйрьлек һәм ачлык — болар бар да бу чорга хас сыйфатлар. Шушындый кыен шартларда Таҗеддин Ялчыгол, үз туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, госманлы һәм кайбер башка телләрне белә. Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен үзләштерә. Аны, төрле тармакларда кылган гамәлләренә, язган китапларына карап, энциклопедик табигатьле галим дип тә атарга мөмкин. Ул, әлбәттә, барыннан да элек педагог. Әтисе васыятенә тугры калып, Таҗеддин Ялчыгол Мамадыш ягында да, Зәй төбәгендә дә «дәрес әйтә», ярты гасырдан артык гомерен халыкны белемле, тәрбияле итүгә багышлый. Шул чорга хас булганча, аның мөгаллимлеге руханилык эшчәнлеге белән үрелеп бара. Әдип халыкта гасырлар буена тупланып килгән исламрухын сакларга һәм ныгытырга омтыла. Рисаләи Газизә» — Таҗеддин Ялчыгол иҗатында гына түгел, ә гомумән Тукайгача чор татар әдәбияты тарихында мөһим ядкәр.
Шактый күләмле бу китап кулъязмаларда, XIX гасыр урталарыннан басма рәвештә гаять киң тарала. Казан университеты Фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә генә дә аның 40 тан артык тулы һәм өлешчә нөсхәләре бар. «Рисаләи Газизә» — әдәбиятны, динне, телне, мәгарифне, гореф-гадәтләрне, гыйлем тарихын тикшерүдә мөһим чыганак. Аны үзләштерү әхлаклылыкка, хәтер дәвамчанлыгына өйрәтә. Шагыйрь һәм галим Гали Чокрый (1826-1889), Таҗеддин Ялчыголны мактап, махсус мәдхия яза. Ул шундый юллар белән төгәлләнә: «Аның ханы нәвалендән ничә гам Алыр бәһрә ничә айда, ничә гам.» — Ягъни аның хәзинәсеннән никадәр халык ничә айлар, еллар алса да, өлешле булыр (сый-табыны кимемәс)”.