5 апрельдә өйлә намазыннан соң Баулы районы Хансөяр авылының “Изгеләр” мәчетендә динебез исламга карата конкурс-викторина уздырылды. Аны авыл мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Сираҗетдинов оештырды.
Конкурс-викторинада барлыгы 14 укучы катнашты. Бу чарада укучылар үзләренең мәчеттә алган белемнәрен тикшерде, ныгытты. Чара азан әйтү, Коръән сүрәләрен яттан сөйләү, сорау-җавап рәвешендә узды. 1 урынга 5 нче сыйныф укучысы Ибраһимова Илсия, 2 урынга шулай ук 5 нче сыйныф укучысы Рәшитов Динар, 3 урынга 4 нче сыйныф укучысы Васиков Ришат лаек булды.
Бу чара балаларда бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды. Аларда гыйлем алу теләге тагын да артты, дип хәбәр итәләр Баулыдан.