"Миргазиян" мәчетенә ай куелды

08 апрель 2014 ел 14:52
"Миргазиян" мәчетенә ай куелды

Бүген Казанның Декабристлар урамында урнашкан, төзекләндерелә торган  "Миргазиян" мәчете манарасына ай куелды. Әлеге күркәм чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, мәчет имамы Әзһәр хәзрәт, мәхәллә картлары катнашты. 

Мәчеткә айны күтәргәндә хәзрәтләр, мәхәллә картлары Аллаһы Тәгаләне зурлап тәкъбир әйтеп тордылар. Аннары бер төркем мәхәллә халкы мәчет эченә кереп, анда барган төзелеш эшләре белән таныштылар. Мәчет эчендә дә Коръән догалары укылды, хәзрәтләр, картлар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. "Бердәм булып яшәргә, шушы мәчетебезне мәхәллә халкы өчен динебезне ныгытучы бер урын итеп тотарга, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә язсын", - дип доглар кылдылар. 

Фоторепортаж: dumrt.ru/node/12910

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана