6 апрельдә Түбән Кама мөслимәләре "Язгы старт" дип аталган спорт уеннарын оештырдылар. Чарада бары тик мөслимәләр һәм балалар катнаштылар. 100ләп катнашучы җыелган спорт залы эстфеталарда җиңүчеләрнең һәм балаларның шатлык тавышыннан гөрләп торды.
Мөслимәләр өчен махсус үткәрелгән спорт чарасын Түбән Кама районы мөхтәсибәте һәм Җәмигъ мәчете каршындагы хатын-кызлар советы оештырды. Җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерләнгән иде.