5 апрельдә "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен уздыра. 17 нче мәртәбә башкалабыз Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән Изге Китапны укырга, динебез тарихына, шәхесләребезгә кагылышлы сорауларга җавап бирергә әзерләнгән йөзләгән бала җыела. “Бу юлы конкурска Оренбургтан, Самарадан, Камышлы, Гали авылларыннан, Идел буе төбәкләреннән киләчәкләр. Бер йомгакка чорналып, бүгенге яшь буынны тәрбияләү безнең бурыч. Шушы конкурска әзерләнеп кенә дә алар күңеленә никадәр дога сүзләре, шәхесләребезнең үрнәк сыйфатлары сеңеп кала – бу бит бик зур тәрбия”, - диде “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина.
Күркәм чара быел беренче тапкыр “Ярдәм” мәчетендә уздырыла, 9:00 сәгатьтә башлана.
Йомгаклау өлеше чараны уздырырга ярдәм итүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре катнашында сәгать 12.00дә уздырыла.