Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән очрашты. Очрашуда сүз ике мөфтият арасындагы хезмәттәшлек турында барды. Шулай ук мөфтиләр мөселманнар өммәтендәге хәлләр, вакыйгалар хакында фикер алыштылар. Россия мөселман яшьләре берлеге белән Ханты-Манси округы диния нәзарәте арасында багланышлар булдыру хакында сөйләшенде.
Татар халкының дини традицияләрен торгызу юнәлешендә уртак эшләр билгеләнде.