29 мартта Кукмара мәдрәсәсендә Коръән уку конкурсы үткәрелде. Конкурста район мәчетләре каршында оештырылган курсларда, якшәмбе мәктәпләрендә укучылар, шулай ук теләгән һәркем катнаша алды. Яшь буеча чикләүләр юк иде. Шулай итеп барлыгы 163 катнашучы җыелды. Аларның 107 се мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар булды.
Катнашучылар түбәндәге төркемнәрдә үзләрен сынады:
- 5 сүрәне яттан белүчеләр;
- соңгы 10 сүрәне белүчеләр;
- соңгы 22 сүрәне белүчеләр;
Конкурсның жюри эшендә нәзарәтнең Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин катнашты. Илнур хәзрәт катнашучыларның әзерлеген югары бәяләде һәм нәзарәтнең Изге Китапны пропагандалауга зур өлеш кертүен, ә мондый төр бәйгеләр оештырылу Коръәнне өйрәнүгә яхшы этәргеч булуы хакында әйтте. Хәзрәт барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде. “Авылларда, районнарда уздырылучы конкурсларда катнашканнар республикакүләм бәйгеләргә дә килә ала”,- диде ул.
Чарага җыелганнарны Кукмара мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин да сәламләде һәм уңышлар теләде. Барлык җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Өлкәннәргә бүләк итеп китап һәм чәй әзерләнсә, балаларга тәм-томнар бирелде. Изге китапка багышланган күркәм бәйге бик матур узды.