"Хузур" нәшрият йорты "Татарстан мөфтие фәтвәләре" дип аталган проектны эшләтеп җибәрде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин халыктан килеп ирешкән сорауларга видеоформатта җавап бирә. Әле видеолар dumrt.ru ның видео рубрикасында һәм "Islam Today" порталында урнаштырыла.