Чаллыда 19 нчы мәртәбә балалар арасында Коръән уку бәйгесе уздырыла. Ул 26 мартта шәһәрнең "Ак мәчет"ендә үткәрелә. Конкурста катнашучылардан анкета тутыру сорала. Бәйге шартлары белән түбәндә танышырга мөмкин.
Балаларның Республика күләмендә Чаллыда язгы каникуллар чорында үтә торган традицион
Коръән уку бәйгесе шартлары
Бәйге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте призларына 19 нчы ел үткәрелә. Оештыручылары - ТР МДН, Чаллы мөхтәсибәте, "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек үзәге.
Үткәрелү вакыты: 26 март 2014 ел, иртәнге 9 сәгатьтә. Теркәлү иртәнге 7 сәгатьтән анкеталар нигезендә башкарыла.
Үткәрелү урыны: Чаллы шәһәренең "Ак мәчет"е (Яңа Шәһәр, 2/14, "Ак мәчет" тукталышы. Тел. (8552) 56-65-99 (Мөхтәсибәт); 38-67-02 - "Ак мәчет" имам-хатыйбы.
Бәйгедә 1 5 яшькә кадәрге, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид илә укый белүче ир һәм кыз балалар катнаша. Конкурс 4 яшь төркеменә атап уздырыла:
1 . 7 яшькә кадәр.
2. 10 яшькә кадәр.
3 . 13 яшькә кадәр.
4. 15 яшькә кадәр.
15 яше тулганнар бәйгедә катнаштырылмый.
Бәйге малайлар һәм кызлар арасында аерым-аерым үткәрелә. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнә. Ул түбәндәге юнәлешләр буенча туплана:
1 . Коръәнне тәҗвид илә карап уку: 0-12 балл.
2. Коръәнне тәҗвид илә яттан уку: 5-12 балл.
3. Мәкам: 1 - 3 балл.
4. Мөселманча киенү, үз-үзеңне тотыш: 1-2 балл.
Җиңүчеләрне бүләкләү:
Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын билгеләнә. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә. Кызлар һәм малайлар арасындагы иң яшь катнашучыларга шулай ук призлар бирелә. Спонсорлар аерым катнашучыларга үз призларын бирә ала.
Бәйгегә мөхтәсибәтләр, Чаллы мәчетләре үзләрендә уздырылучы Коръән бәйгеләрендә җиңүчеләрне юллыйлар. Вәкилләр саны һәр яшь төркемендә 2 кешедән артмаска тиеш. Күрше өлкә, республика вәкилләре бәйгедә башкалар белән тигез шартларда катнаша.
Бәйге шартлары 1 7 февральдә Чаллы шәһәре имамнары җыелышында кабул ителде.
Яшькә кадәр______________
( 4 яшь төркеменең берсе күрсәтелә)
Яшь Коръән укучыларның Чаллыда үтә торган Республика күләмендәге бәйгесендә катнашучы анкетасы
1. Исеме, атасының исеме, фамилиясе
2. Ничә яшь
Туган елы, ае, көне ( раслау өчен туган язуы яки паспортының ксерокопиясен күрсәтү кирәк)
3. Укыган мәчете, мәдрәсәсе _________________________
4. Укыткан мөгаллиме
5. Дөньяви белем ала торган мәктәбе
6. Өй адресы , телефоны
7. Бәйгедә ничәнче ел катнаша
8. ИНН
Искәрмә: ошбу анкета тексты бәйгедә катнашучылар санынча күбәйтелә, алар бәйгегә тутырып алып киленә һәм теркәлгәндә тапшырыла. Анкетаны һәр катнашучыга вакытында тутырып алып килсәгез, бәйге вакытын исраф итүгә юл куелмас.