Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1800 кеше бара ала. Бүген бу хакта Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелүче 2014 елгы хаҗ сезонын оештыруга багышланган җылышта мәгълүм булды. Әлеге чарада Татарстаннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, "ДУМ РТ Хадж" программасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин катнаша.
Быел Россия күләмендә хаҗга 16400 квота каралган. Узган ел бу сан 20500 иде. Квоталарны кыскарту Согуд Гарәбстаны хөкүмәтенең Мәккәдә алып барган төзекләндерү эшләренә бәйле. Әлеге кыскартулар барлык илләргә дә кагыла. Шул ук вакытта ТР МДН татарстанлылар өчен квотаны арттыруга иреште, узган ел ул -1200 иде.